Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2024, 13:00

Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды

Кичә Уфаның Гафури урамында бик матур, җылы чара үтте — Башкортстанның халык язучысы Суфиян Поварисов истәлегенә мемориаль тактаташ ачылды.    

Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды

Бәйрәмдә Уфаның Ленин районы хакимияте башлыгы урынбасары Андрей Семенов, язучының дуслары, хезмәттәшләре, укучылары, язучылар, аның иҗатын сөючеләр катнашкан.

Чараны Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина тантаналы итеп ачып, Суфиян Шәмсетдин улының Бөек Ватан сугышын кичкән ветеран, галим, көчле әдип булуын билгеләгән. Ул – 40ка якын китап һәм 300гә якын фәнни хезмәт авторы.

Күренекле драматург, язучы Наил Гаетбаев Суфиян абый белән ныклы дуслыгы хакында истәлекләре белән бүлешкән. Шулай ук  “Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, Суфиян Поварисовның шәкертләре -.БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Нурия Хәлиуллина, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов,  шул гәзит хезмәткәре, журналист, әдипнең элекке хезмәттәше Рәүф Идрисов та язучыны җылы сүзләр белән искә алганнар.

Суфиян Поварисовның кызы Клара ханымның берчә моңаеп, берчә шаярып сөйләгән истәлекләре беркемне дә битараф калдырмаган. Ул әтисе белән горурлануын ассызыклап, Суфиян абыйның аны әкиятләр сөйләп, матур тәрбия орлыклары салып үстергәнен бәян иткән. Клара апаның кызы Лилия дә билгеле картәтисен җылы сүзләр белән искә алган, бергә үткәргән кабатланмас матур мизгелләрне искә төшергән. Үзе яшәгән фатирда тактаташ ачу теләген Суфиян абыйның аларга әйтеп калдырганын, аның васыятен башкарып чыга алуларыннан зур шатлык кичерүен билгеләгән.

Тактаташны Суфиян абыйның оныгы Алмаз кечкенә улы белән ачкан, һәммәсе дә анда чәчәкләр салган.

 Зәйфә Салихова әзерләде.

Динар Кәлимуллин фотолары.

 

Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Уфада Суфиян Поварисов истәлегенә тактаташ ачылды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: