31 августта үзенең 450 еллыгын күп чаралар белән бәйрәм итәчәк башкалабызга экскурсиядән әнә шулай якты хис-тойгыларга баеп, шәп кәеф белән кайттылар бер төркем бәләбәйлеләр. Ә Уфага сәяхәт 26 августта Бәләбәй шәһәре ветераннар советы ярдәмендә “Башкорт озак яшәве. Туризм” (“Башкирское долголетие) программасы кысаларында оештырылды.
“Чәчкә ат, гүзәл Уфа!” туры программасы бай һәм мавыктыргыч булды. “Бишбармак” студиясендә эшләүче кызлар башкорт халкының милли киемнәре белән таныштырдылар, осталык классы үткәреп, талканнан чәй эчәргә тәмле кәнфитләр ясарга өйрәттеләр. Талкан башкортлар һәм татарларның милли ашамлыгы, вакланган ашлык ярмасы. Ул туклыклы, дәвалау үзенчәлекләренә ия ризык, шуңа күрә аны ерак сәфәрләргә алыр булганнар. Бүген кибетләрдә сатылучы талканны каймак, аз гына бал белән бутап, кечкенә шарчыклар- бик тәмле кәнфитләр ясарга була, һәр хуҗабикә үз рецептын булдыра ала. Кунакчыл кызлар безне чәй белән дә сыйладылар, җырлар да җырлап алдык. Кыскасы, экскурсиябез шулай бик күңелле башланды һәм шулай дәвам итте. Мөлаем экскурсовод кызыбыз җитәкчелегендә байтак истәлекле урыннарда булдык, аның сөйләве буенча, шәһәрнең үткәне, шәхесләре турында күп нәрсәләр белдек без. Әлбәттә, иң тәэсирләндергәне – “Җиде кыз” фонтаны, Русия Герое Минегали Шәйморатов, башкорт халкының милли батыры Салават Юлаев һәйкәлләре. Легендар Шәйморатов һәйкәле – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, генерал-майор Минегали Шәйморатовны, әлеге дивиязияне генә түгел, ә Ватаныбыз өчен сугышларда һәлак булганнарның барысының да исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан төзелгән мәһабәт ассмаблея, аның искиткеч матур, үзенчәлекле бихисап өлешләре – илебез, республикабыз халкының үткәнен сөйләүче ачык музей ул.
Сокланып туя алмаслык музыкаль “Җиде кыз” фонтаны ирек өчен һәлак булган легендар яшь, сылу башкорт кызлары турында истәлек буларак барлыкка килгән. Ул гүзәллек, нәфислек символы булып, шәһәрнең гүя җаны булып, аны шулкадәр бизәп тора.
Ә мәһабәт Салават Юлаев һәйкәлен кем генә белми икән! Җырларда да, ул очрашу, кавышу урыны дип җырлана бит. Салават Юлаев һәйкәле – илебездә иң зур атлы скульптура. Биеклеге – 9,8 м, авырлыгы – 40 тонна. Ул бронзалаштырылған чуеннан коелган. Авторлары – скульптор Сосланбек Тавасиев һәм архитектор И. Гайнетдинов.
Без әле яшеллеккә чумып утырган Уфабызның гүзәл манзарасына Агыйдел буйлап теплоходта йөреп сокландык, башкалабыз белән горурлану тойгысы кичердек.
Яхшы автобуста бару һәм кайту, дуслар, танышлар белән очрашу, көлешү, юл буе җырлар җырлау, фотоларга төшүләр һ.б. – болар барсы да истәлекле чараның чагу бизәкләре булдылар. “Башкорт озак яшәве. Туризм” программасына, башкалабызга бай программалы экскурсия оештыручыларга чиксез рәхмәт.
Зәйфә Салихова.