Новости
30 Августа 2024, 09:00

“Тулпар” журналына – 30 яшь!

Татар телендә чыгучы “Тулпар” республика яшьләр журналы Башкортстанның әдәбият дөньясында аерым роль уйный. Журналның канатлы ат дигәнне аңлаткан “Тулпар” атамасы иҗади очышын утыз ел элек башлаган басмага бик тә туры килә. Журнал Башкортстан яшьләре берлеге тарафыннан оештырылды. Аның беренче саны 1994 елның августында дөнья күрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Тулпар” журналына – 30 яшь!“Тулпар” журналына – 30 яшь!
“Тулпар” журналына – 30 яшь!

Канатлы “Тулпар” аның хезмәткәрләрен дә, укучыларын да яңа иҗади эзләнүләргә илһамландыра.

Бәләбәй шәһәре һәм районының туган телдә укучылары өчен  журнал редакциясендә эшләүче якташларыбыз - язучылар Мөнир Вафинның , Илдус Фазлетдиновның мәкаләләре, иҗатлары аерым горурлык булып тора.

“Бәләбәй утлары” әдәби берләшмәсе әгъзалары Камил Фазлый, Зәйфә Салихова, Рөстәм Идиятуллин, Хәмит Тәүхетдинов, Азат Әхмәт һәм башкалар журнал битләрендә үз иҗатларын киң аудиториягә ачтылар. Аларның беркадәресе бүген дә укучыларны иҗади күчтәнәчләре белән шатландыруларын дәвам итәләр.

Журналны өлкәннәр дә, балалар да яратып укый, һәр санын көтеп ала.

Рәсимә Сәлимова, үзәк китапханә китапханәчесе.

***                       

Булмышың – иҗат балкышы,
Яктысың син, җырлы син;
Туган телем гүзәллеге –
Гаять бай син, моңлы син.

Зирәк тә син, шаян да син,
Зәвыклы да, затлы да.
“Иң шәп журнал!” — дип сөйлиләр
Барсы синең хакыңда.

Йотлыгып укылу белән,
“Тулпар”, син бик-бик бәхетле.
Озак еллар горур яшә,
Тоеп шушы бәхетне.

Мең-мең рәхмәт сиңа, “Тулпар” –
Заманның иң шәп тулпары.
Киләчәкне дә җылытсын
Иҗади көч утлары.

Зәйфә Салихова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас