Алар исәбендә президентның Волга буе федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Игорь Комаров, Абхазия президенты Аслан Бжания, Беларусь премьер-министры Роман Головченко бар. Башкаланың юбилеена Казахстанның, Үзбәкстанның рәсми делегацияләре, Волга буе федераль округы төбәкләре башлыклары, шәһәр мэрлары килә.
Ил президенты хуплаган бәйрәм югары дәрәҗәдә үтәргә тиеш, диде Радий Хәбиров. Моның өчен зур эш башкарылган.