Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2024, 11:00

Беркем дә онытылмаячак

Бәләбәйдә Белем көне алдыннан хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган МХОда катнашучыларның балалары өчен бәйрәм оештырылды.

Беркем дә онытылмаячак
Беркем дә онытылмаячак

“Шейх” ресторанында бәйрәм табынына мәктәп укучылары, аларның әниләре җыелдылар. Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев яңа уку елы башлану белән котлады. Ул балалар белән әтиләрчә аралашты. Аларның шөгыльләрен һәм мавыгуларын белде, гаиләләрендәге проблемалар белән кызыксынды, муниципалитетның белем учреждениеләрен, балалар бакчаларын ремонтлау, шәһәрне үстерү җәһәтеннән планнарын сөйләде. Ахырда ул балаларга тырышып укуларын, куелган максатларына ирешүләрен теләде.

Бәйрәм котлауларын Марина Корнеева предприятиесе аниматорлары  дуэты дәвам итте. Алар балаларга күңелле музыкаль викторина, уеннар, квестлар тәкъдим итте.

Гадәти булмаган бәйрәм инициаторы булып  “Туклану комбинаты” җәмгыяте директоры Сәит Баһаветдинов ярдәмендә “Әзәрбайҗан халкының дуслык йорты”  әзәрбайҗан халкына булышлык итү төбәк җәмәгать оешмасы (җитәкчесе Рана Ибраһимова) чыкты.

“Без Бәләбәй районында “Ватанны саклаучылар” фонды филиалына МХОда һәлак булганнарның балаларына бәйрәм чарасы оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттек, – дип сөйләде Рана Исмәгыйл кызы. – Юлия Хөсәенова аны оештыруда безгә ярдәм итәргә ризалашты, әниләрне һәм балаларны чакырды. Без менә шушылай итеп аларның хәленә керергә телибез, аларның һәрберсе кадерле кешесен югалткан бит. Русия күпмилләтле булуы һәм бердәмлеге белән көчле. Әзәрбайҗан егетләре дә Туган илне сакларга бастылар.

Илгә ярдәм итү – безнең гражданлык бурычыбыз, авыр чакта яклауга мохтаҗлар янында булу. Беркем дә онытылырга тиеш түгел, дип исәплим.

Светлана Шириня.

Елена Петрова фотолары.

 

Беркем дә онытылмаячак
Беркем дә онытылмаячак
Беркем дә онытылмаячак
Беркем дә онытылмаячак
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: