Барлык яңалыклар
Новости
31 август 2024, 13:00

Һәр минутның кадерен белеп

Кызганычка күрә, июль-августта һава шартларының көйсез булуы авыл хуҗалыгы эшләре темпларын тоткарлады.Әлеге вакытта аграрийлар аяз көннәрдән файдаланып, мал азыгы әзерләү белән ныклап шөгыльләнәләр.

Һәр минутның кадерен белеп
Һәр минутның кадерен белеп

Бәләбәй районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәте мәгълүматы буенча, муниципалитетта мал азыгы җитештерү өчен 8139 гектар авыл хуҗалыгы җирләре файдаланыла. Малларны уңышлы кышлату өчен 13100 тонна сенаж, 9457 тонна печән хәзерләргә кирәк.

30 августка күпьеллык  үләннәр 8791 гектар мәйданда чабылган (93 %). 16200 тонна сенаж (124%) һәм 6018 тонна (73%) печән әзерләнгән.

Авыл эшчәннре урып-җыю эшләрен дәвам итәләр. 30 августка  район буенча бөртекле культуралар 6347 гектар (23б3%)  мәйданда урылган һәм сугылган. Уңыш гектарыннан 24,4 центнер тәшкил итә.

Район хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясендә 48 комбайн җәлеп ителгән.

Аязыту белән районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2025 ел уңышы өчен уҗым культуралары чәчүгә чыктылар. Бүген планлаштырылган 8847 гектарның 1224 гектары чәчелгән.

Фотоларда: “Северная Нива Башкирия” җәмгыятенең производство подраздениесендә эшләр актив бара.

Римма Солтанова.

Елена Петрова фотолары.

 

Һәр минутның кадерен белеп
Һәр минутның кадерен белеп
Һәр минутның кадерен белеп
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: