2024 елда льготалы категориягә караган укучыларны бушлай кайнар тукландыруны оештыруга 3,7 миллиард сум ( 2,2 млрд – федераль бюджеттан һәм 1,5 – республиканыкыннан) бүлделәр. Мәктәпләрдә махсуслаштырылган менюның 5 вариантын оештыралар (шикәр диабеты, фенилкетонурия, азыкка аллергияләр, глютенсыз меню, сөтсез меню).
Уку елы башлануга мәктәпләр тикшерүләр үттеләр: янгын сигнализациясе, видеокүзәтү, хәвефле хәбәрләрне тапшыру чаралары һ.б.
2024 елда тагын 17 мәктәп автобусы сатып алынган. Республика мәктәпәрендә укучы 50 206 баланы 1523 мәктәп автобусы уку урынына илтә һәм кайтара. Ел ахырында Башкортстан тагын 50 мәктәп автобусы алачак.
Безнең мәктәпләр стандартның эчтәлекле үзгәрешләренә дә әзер: 1 сентябрьдән яңа фәннәр – хәвефсезлек нигезләре һәм Туган илне саклау һәм хезмәт (технология). Аларны укыту өчен җәен меңнән артык укытучыны әзерләделәр.