Барлык яңалыклар
Новости
1 сентябрь 2024, 12:00

Изгелек һәм мәгариф идеалларына хезмәт итү – җаваплы да, мактаулы да

2024-2025 уку елы алдыннан республика һәм  шул исәптән Бәләбәй районы педагоглары да,  заман таләпләрен, инновацион тенденцияләрне исәпкә алып, укыту-тәрбия эшенең стратегик юнәлешләре һәм моделе буенча фикер алыштылар. Төбәк, шулай ук район һәм  һәр уку оешмасы буенча тирән анализ эшләнде. Төп бурычлар билгеләнде,  максатлар куелды.  

Изгелек һәм мәгариф идеалларына хезмәт итү – җаваплы да, мактаулы да
Изгелек һәм мәгариф идеалларына хезмәт итү – җаваплы да, мактаулы да

Район педагоглары җәмәгатьчелегенең ел саен уздырылучы август конференциясе Русия һәм Башкортстанның дәүләт гимннарыннан һәм Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгатеннән башланды.

Педагогик хезмәткәрләр киңәшмәсендә Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев чыгыш ясады. Ул катнашучыларны җылы котлады, муниципаль районның белем бирү комплексының алдагы үсеш  юнәлешләрен билгеләде. Атап әйткәндә, актив педагогларны яклау өчен урындагы бюджеттан 10 грант кертү планлаштырыла!

 –  1 сентябрьдә беренче тапкыр классларга керәчәк балалар чирек гасырдан Бәләбәй районы, республиканың, илнең киләчәген билгеләячәк. Алар нинди булырлар, Русия нинди булыр, күп очракта бу сездән, остазлардан тора, сезнең өчен мәктәп – эш урыны гына түгел, ә гомерегезнең күп өлеше, изгелек һәм мәгариф идеалларны хезмәт итү, – дип йомгаклады сүзен Азат Альверт улы.

БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Азат Мөхәмәтҗанов педагогларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм  мөһим дәүләт бурычларын үтәүдә актив булулары өчен рәхмәт белдерде.

Педагоглар җыелышына сәламләү сүзе белән Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Ольга Шәйхетдинова мөрәҗәгать итте. Ул катнашучыларны республика педсоветы йомгаклары белән таныштырды һәм республика педагоглары берлеге эшчәнлегенең төп бурычларының берсе –  махсус хәрби операциягә ярдәм күрсәтү һәм балаларга илсөярлек тәрбиясе бирү, дип билгеләде.

Бәләбәй районы мәгариф идарәсе начальнигы Татьяна Лапшина  үзенең “Инновацион тенденцияләр үзәнендә муниципаль модель булдыру: хәл һәм перспективалар” докладында барлык юнәлештәге белем бирү оешмалары эшенә анализ ясады, иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне бәян итте, проблемаларга тукталды, аграр һәм инженерлык класслары һ.б. оештыруга басым ясады.

 – Без яңа  “Гаилә”, ”Кадрлар”, “Яшьләр һәм балалар” милли проектлары өстендә эшли башлаячакбыз – моңа ярашлы якындагы биш елга тәрбия процессының максатларын һәм бурычларын билгеләргә кирәк, – дип ассызыклады Татьяна Николаевна.

 Фикер алышуда  мәктәп-интернатның тәрбия эше  һәм балалар җәмәгать оешмалары белән үзара эш итү буенча директор киңәшчесе Елена Петрова,   балалар һәм яшьләрнең “Беренчеләр хәрәкәте” гомумрусия иҗтимагый- дәүләт  хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе белгече Тамара Буняева чыгыш ясадылар.

Педагоглар форумын Бәләбәй район Советы рәисе Сергей Лущиц алып барды.

Август киңәшмәсенең иң тантаналы мәле алдынгы педагогларга наградалар тапшыру булгандыр, мөгаен. Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев бер төркем педагогик хезмәткәрләргә муниципаль наградаларын тапшырды һәм эшләрендә уңышлар теләде.

Үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләү эшенә зур өлеш керткән һәм муниципаль педагогик берлегенең һөнәри үсешендә актив катнашкан педагоглар  Азат Мөхәмәтҗанов кулыннан БР Дәүләт  Җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатын алдылар.

 Озак еллар намуслы эшләгәннәре, яшь буынны укытуда һәм тәрбияләүдә казанышлары өчен Приют поселогының Балалар иҗаты үзәге директоры Руслана Привалова; Приют поселогының 16 нчы мәктәбе тарих укытучысы Эльмира Әхмәтова “Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнеделәр.

 Озак еллар намуслы эшләгәннәре һәм мәгариф өлкәсендә казанышлары өчен 24 нче “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Нурия Гарифуллина; 17 нче урта мәктәп директоры Ольга Чумаченко; 1 нче гимназиянең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Игорь Исмәгыйлев; 8 нче урта мәктәпнең математика һәм информатика укытучысы Эльвера Авзалова; 8 нче урта мәктәпнең биология укытучысы Рәйсә Аднагулова; Ермолкино урта мәктәбенең математика укытучысы Екатерина Стукалова; Советлар Союзы Герое В.П. Ферапонтов исемендәге 1 нче урта мәктәп педагог-оештыручысы  Ирина Паршуткина;  14 нче “Айгөл” балалар бакчасы тәрбияесе Елена Кузьмина; 30 нчы “Аленушка” балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Сагадеева;  Бәләбәй коррекцион мәктәбе укытучысы Надежда Үлмәскулова  БР Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамоталарына лаек булдылар.

Яңа уку елына белем бирү учреждениеләрен әзерләүдә  хәйриячелек ярдәме күрсәткән өчене матур йола буенча  “Бәләбәй машиналар эшләү заводы” җәмгыятенең генераль директоры Ринат Мусин; “Бәләбәй “Автонормаль” заводы җәмгыятенең генераль директоры Андрей Карпов, “Туклану комбинаты” җәмгыяте директоры Сәит Баһаветдинов район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

 2 сентябрьдә район педсоветында катнашучыларның яңа уку елында эш мәшәкатьләре башлана, алда – укучылар белән очрашулар шатлыгы, аң-белем тапшыруда һәм җәмгыять иминлегенә хезмәт итүдә зур җаваплы эш.

Любовь Иванова.

Еленав Петрова фотосы.

 

Автор:
Читайте нас: