Русия һәм Башкортстан әләмнәрен күтәрү, өч – Русия, Башкортстан һәм гимназия гимннарының башкарылуы тантаналы вә дулкынландыргыч булды.
Гимназия директоры Дамир Хәбибрахманов балаларны, ата-аналарны, педагогларны, әлбәттә, беренче сыйныфка килгән кызлар һәм малайларны Белем көне белән ихлас котлап, яңа уку елында уңышлар, сәламәтлек теләде, балаларны тырышып укырга өндәде.
– Белем – барлык казанышларга ирештерүче бөек көч, олы тормышның ныклы нигезе, – диде ул.
Уку оешмасы җитәкчесе гимназиядә сыйфатлы белем бирелүен раслаучы саннар китерде. Быел уку оешмасын өч укучы – алтын һәм бер укучы көмеш медальгә тәмамлаганнар. 17 чыгарылыш укучысының 16 сы югары уку йортларына укырга кергән! Казаныш дисәң дә казаныш!
Бәләбәй районы хакимияте вәкиле Айгөл Иванова, район мәгариф идарәсе юрист-консультанты, гимназиянең ата-аналар комитеты рәисе Алсу Әхмәтшина да гимназия коллективын Белем бәйрәме белән җылы котладылар, укытучыларга – сабырлык, укучыларга – укуы кызык булсын, ә әти-әниләр балалары белән горурлана алсыннар дип теләделәр.
Туган телдә укучыларның әдәби-музыкаль композициясе, беренчеләрнең тырышып-тырышып беренче тапкыр микрофон тотып бер дә тотлыкмыйча шигырьләрен сөйләүләре, хаклы ялдагы укытучыларга чәчкәләр бүләк итү, уку йортының бизәлеше, чәчкәләрдән дә матур балаларның бәхетле елмаюлары, һәр тарафтан бәйрәм кәефе бөркелүе күңелләрдә иң якты һәм нечкә хис-тойгылар тудырды. Өлкәннәр – балаларны озата килгән әти-әниләр, картәти-картәниләр еллар артында торып калган үз мәктәп елларын искә төшереп, эчтән генә изге догаларын укыдылар, изге теләкләр теләделәр.
Ә иң дулкынландырганы – беренче класс укучыларына тирән белем сараена тәүге ачкыч бирүче – ӘЛИФБА китапларын бүләк итү, көмеш кыңгырау чыңы астында укытучы апалары белән кыюсыз гына атлаган аларны класска озату булды.
Тагын бик күп бизәкләрдән “чигелгән” Белем бәйрәме халкыбызның “Туган тел” гимнын бергә башкару белән тәмамланды, һәм җәй чорында бер-берләрен сагынып өлгергән укучылар үз классларына юнәлделәр.
Уку бинасы бизәнеп-төзәнеп, купшыланып, иң олы кунакны менә шулай озакка истә калырлык Беренче кыңгырау бәйрәме белән каршы алды. Ә бер елга килгән иң зур кунак – ул Яңа уку елы! Әйдә, гимназиягә рәхим ит, иртәгәдән синең дәресләрең башлана!
Зәйфә Салихова.
Фотолар гимназия архивыннан.