Егетләр техника ремонтлауда, шулай ук малларны кышлату өчен мал азыгы әзерләүдә катнашканнар, алар импорт техникасында мөстәкыйль эшләгәннәр. Кайберләре терлекчелек комплексында хезмәт куйган.
– Быел практикага менә дигән егетләр килде, алар авыл хуҗалыгында эшләргә өйрәнергә бик телиләр. Альфред Гыйлманов, Александр Нехин, Олег Добранов, Никити Павлов, Александр Акимов, Александр Иванов, Максим Юлдашев производство эшләрен үтәүгә аеруча җаваплы карадылар. Башка практикантлар да тырышты. Дипломнар алгач, хезмәт тәртибен үтәүнең мөһимлеген аңлаган яшь белгечләрне без теләп эшкә кабул итәргә әзербез, – дип сөйләде җәмгыятьнең производство бүлекчәсе баш инженеры Алексей Иванов. Әйткәндәй, Алексей Николаевич үз вакытында Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган һәм республикада абруйлы уку йортларының берсендә белем алуы белән горурлана.
Колледж студентлары да производство практикасы нәтиҗәләреннән канәгать.
– Мин бу компаниядә икенче ел эшлим. Хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләр, механизаторларның студентларга игътибарлы булулары, тәҗрибәләрен уртаклашулары бик ошый. Быел җәй алган белемнәремне диплом проектын әзерләгәндә кулланачакмын, – ди “Авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану һәм ремонтлау” бүлегенең дүртенче курс студенты Альфред Гыйлманов.
“Профессионаллар-2023” милли чемпионатының республика этабында беренче урын яулаган егет сайлаган белгечлеге буенча укуын аграр университетта дәвам итәргә хыяллана. Мондый яшь кадрлар – максатка омтылучан, ышандырылган участокта тырышып эшләргә, өлкән буыннан тәҗрибә алырга әзер – икътисадның барлык тармакларында да кирәк!
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотосы.