Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2024, 11:00

17 нче мәктәп очарга әзер

Кичә Бәләбәйдә истәлекле вакыйга булды: уку елының беренче көнендә 17 нче мәктәп базасында “Пилотсыз авиация системалары” (БАС) федераль проектын тормышка ашыру буенча махсуслаштырылган класслар ачылды.

17 нче мәктәп очарга әзер
17 нче мәктәп очарга әзер

Ачылыш тантанасында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев чыгыш ясады.

 – Проектның безнең районга килүенә мин шат, балалар, сезгә аны тоормышка ашыру хөрмәте тиде. БПЛА бүген халык хуҗалыгының һәр тармагында һәмТуган илне саклаганда кирәк. Уңышлар телим, яхшы укыгыз, ә без сезгә ярдәм итәчәкбез. Мәктәпне республикада лидерлар исәбенә чыгарырсыз дип ышанам, – диде ул.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Азат Мөхәмәтҗанов пилотсыз очу аппаратлары ( БПЛА) – ул алга хәрәкәт итү! –   диде. Ул барсын да яңа уку елы белән котлады, мәктәпкә ике принтер бүләк итте.

БР Мәгариф министрлыгының мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте бүлеге начальнигы Татьяна Васильева: “Илдә технологик суверенитет шулай барлыкка килә. Бу барлык тармакларда зур киләчәк, һәм ул монда туа. Сезнең мәктәбегез лаеклы, сезне сайлап икеләнмәдек. Сезгә югары очышлар!” – диде чыгышында.

Мәктәп директоры Ольга Чумаченко коллектив исеенән ышанычлары  өчен мәртәбәле кунакларга рәхмәт белдерде.

Абруйлы кунаклар укучылар белән бергә БАС классларының җиһазланышын карадылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

Любовь Иванова. Автор фотолары.   


17 нче мәктәп очарга әзер
17 нче мәктәп очарга әзер
17 нче мәктәп очарга әзер
17 нче мәктәп очарга әзер
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: