Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь , 13:00

Башкортстанның күпбалалы гаиләләреннән укучылар 1 сентябрьдән шәһәр автобусларында бушлай йөри алачак

Түләүсез йөрүнең тиешле тәртибе Русия Федерациясе Президентының «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында» 2024 елның 23 гыйнварындагы 63 нче Указы нигезендә Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән.  Бу мөмкинлектән Башкортстан территориясендәге гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 (12) сыйныфларда белем алучы күпбалалы гаиләләрдәге балалар файдалана ала.

Башкортстанның күпбалалы гаиләләреннән укучылар 1 сентябрьдән шәһәр автобусларында бушлай йөри алачак
Башкортстанның күпбалалы гаиләләреннән укучылар 1 сентябрьдән шәһәр автобусларында бушлай йөри алачак

— Ташлама уку чорында Уфа, Баймак, Бәләбәй, Белорет, Бөре, Благовещен, Дәүләкән, Дүртөйле, Ишембай, Күмертау, Мәләүшә, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Туймазы, Учалы һәм Яңавыл шәһәр маршрутларында 1 сентябрьдән 2025 елның 31 маена кадәр гамәлдә булачак, — дип сөйләде Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.

Зәйфә Салихова әзерләде.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: