Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь , 17:00

«Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) янә  танылу алган. Аңа «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

«Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.
«Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелгән.

Бу турыда җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Сезнең белән шатлыгымны уртаклашасым килә – бүген мин «Каракалпакстан Республикасының атказанган артисты» исемен алдым.

Каракалпакстан Республикасы – Үзбәкстан составындагы автономияле республика. Үзенчәлекле мәдәнияте һәм талантлы кешеләре булган гаҗәеп як.

Минем җырларны Каракалпакстан һәм Үзбәкстан халкы шулай ярата һәм тыңлый дип уйламаган идем, бу – бик кадерле һәм бик илһамландыра», – дип язган ул.

 Җырчыны югары исеме белән ихлас тәбриклибез, яңадан-яңа уңышлар телибез!

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: