Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь , 15:00

Мәдәни мирас объекты яңа төс алды!

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Октябрьский шәһәренә эш сәфәре вакытында яңа уку елында капиталь ремонттан соң эшли башлаган музыка колледжында булды.

Мәдәни мирас объекты яңа төс алды!
Мәдәни мирас объекты яңа төс алды!

1953 елда салынган Юрий Гагарин исемендәге  элекке техника йорты бинасы мәдәни мирас объектларына керә. Аны «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында яңартканнар.

Республика Башлыгы Белем көненә багышланган тантаналы линейкада катнашты һәм яңартылган уку кабинетларын карады. Колледж директоры Илдар Хаҗиев 2024 елда мәгариф учреждениесенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтүе турында сөйләде. Бу вакыт эчендә биредә ике меңгә якын яшь белгечне укытып чыгарганнар, алар сәнгать осталары, конкурслар лауреатлары һәм атказанган мәдәният эшлеклеләре булган.
– Безнең колледж якындагы 10 районнан музыка мәктәпләре өчен методик үзәк булып тора, - дип билгеләп үтте Илдар Хаҗиев. - Уку йортында барлыгы 170 студент шөгыльләнә, читтән килүчеләргә 100 урынлык тулай торак бар. Педагоглар коллективы составында - 77 хезмәткәр.

Башкортстан Башлыгы хор һәм төркемнәр дәресләрендә булды, анда автограф калдырды һәм ксилофонда уйнады. Төбәк җитәкчесе шулай ук кече һәм хореография залларын, буфет һәм китапханәне карап чыкты, мактаулы кунаклар китабына теләкләр язды.

Белем көненә багышланган бәйрәм концерты вакытында республика Башлыгы колледж студентларын яңа уку елы башлану белән котлады һәм укытучыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
- Октябрьский музыка колледжына 55 ел тула. Биредә асылда республикабызның музыкаль һәм сәнгать элитасын әзерлиләр. Моның өчен барлык укытучыларга зур рәхмәт һәм түбәнчелек белән баш иябез, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Октябрьскийга килгәндә күңелемдә һәрвакыт рәхәт һәм тыныч. Шәһәр эре сәнәгать үзәге булып тора, биредә уңышларга ирешүче бик эшлекле кешеләр эшли. Спорт инфраструктурасы да бик яхшы үскән. Бүген без бассейн төзелеше барышы турында фикер алыштык, урындагы Боз сараенда йөзләгән малайның хоккей белән шөгыльләнүен күрдек. Шулай ук алга планнар да билгеләнде - республика шәһәргә ярдәм итте һәм киләчәктә дә без бергәләп үзебезнең гүзәл Башкортостанны үстерүне дәвам итәчәкбез. Барыгызны да бәйрәм белән!

Чыганак: “Кызыл таң”

Фото: Башинформ.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: