Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь 2024, 11:00

Башкортстан сайлауга әзер

Республиканың сайлау системасы 2024 елның 6,7 һәм 8 сентябрендә тавыш бирүне үткәрергә әзер. Бу хакта Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Гәлимханов хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә белдерде.

Башкортстан сайлауга әзер
Башкортстан сайлауга әзер

“Төбәктә 218 сайлау кампаниясе (Башкортстан Республикасы Башлыгын  сайлау, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатын өстәмә сайлау һәм урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча 216 сайлау кампаниясе) бар, – диде Азат Гәлимханов. – Сайлауга әзерлек өчен республиканың Үзәк сайлау комиссиясе, 69 территориаль сайлау комиссиясе, 3302 участок сайлау комиссиясе җаваплы. Мәскәүдә бер комиссия төзелде”.

Республика Башлыгын сайлауда барлык парламент  партияләреннән биш кандидат катнаша, Дәүләт Җыелышы депутатын өстәмә сайлауда мандат өчен өч кандидат көрәшә. Муниципаль дәрәҗәдәге сайлауларда сайлау кампанияләрендә 4435 кандидат катнашга.

Барлык дәрәҗәдәге сайлауда 10 сәяси партиядән кандидатлар теркәлгән. Сайлау кампанияләрендә 3 миллионга якын кеше тавыш бирә ала.

Башкортстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе хәбәр итүенчә, бүгенгә Башкортстан Башлыгын сайлау, башка сайлау буенча сайлау бюллетеньнәрен әзерләү һәм республиканың территориаль комиссияләренә тапшыру процессы тәмамланган”.

“Барыбыз да монда, идарә итү командасы әзер, – диде Радий Хәбиров. – Муниципалитет башлыклары үзләренең бурычларын белә, әйткәнемчә, участок сайлау комиссияләре яны биләмәсе тәртипкә китерелергә тиеш”.

Сайлауны тыныч шартларда, бәйрәмчә мохиттә үткәрү, ярминкәләр оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итте ул.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: