Барлык яңалыклар
Новости
4 сентябрь , 12:00

Тальян гармун – Казан бүләге!

Өр-яңа кечкенә яшел тальян гармунны күргәч, кулга аласы, уйнап карыйсы килде,  күренекле шагыйребез  Фатих Кәримнең  искиткеч “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы хәтергә килде...

Тальян гармун – Казан бүләге!
Тальян гармун – Казан бүләге!

 

Мәгълүм ки, 30 нчы августта  Татарстанда шаулап-гөрләп, бик күп чараларга бай Республика көне үтте. Казанда оештырылган “Уйнагыз, гармуннар!” фестивале – гармунчылар парадында меңнән артык гармунчы- баянчыларның Г.Камал исемендәге татар дәүләт драма театрыннан алып Бауман урамыннан узуы – үзе онытылмас күренеш, вакыйга.  Аны “ТНВ-Планета” телетапшыруында күрү генә дә  халкыбыз белән горурлану, соклану тойгылары тудырды.  

Әлеге бәйрәмдә иң яхшы үзешчән сәнгать коллективларына  Казанның үзендә җитештерелгән тальян гармун бүләк ителүе –  чараның җуелмас бизәге. Иң сөенечлесе – Бәләбәй татар гимназиясенең “Йолдыз” ансамбле коллективы да лаек булды әлеге эченә моң тутырылган музыка уен коралына.

Әйткәндәй, Башкортстаннан бу бүләккә ике генә коллективның (берсе – Чакмагыш районыннан) лаек булуы күп нәрсә турында сөйли. “Йолдыз”  – Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар җитәкчелегендә гимназиянең сәләтле балаларыннан оештырылган җыр һәм уен кораллары ансамбле. Әлеге коллектив “Йолдыз” исемен бик аклый –   аны үз республикабызда да яхшы беләләр, аның төрле конкурсларда җиңүләр яулаганы, Самара һәм хәтта Мәскәүгә дә чакыру алганы бар. “Йолдыз” бик еш  Бәләбәйдә узган чараларда чыгыш ясый һәм тамашачыларның алкышларына күмелә.

 – Бөтендөнья  татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев кулыннан тальян гармун алуым зур шатлык булды. Бу балаларның һәм безнең тырышлыгыбызны, хезмәтебезне көтелмәгәнчә һәм матур итеп бәһалау, – ди Тимерхан Әсгать улы.

Ул әлеге зур бәйрәмнән тагын да дәртләнеп эшләргә илһамланып кайткан. Халкыбыз бөтен күңел матурлыгын мәйданнарга ачып салды: ул җырлыйлар-бииләр, ул гармунчылар дәртләнеп  уйный, пятачоклар гөрли – шатлык-сөенеч, көч-куәт, дәрт-дәрман, сөйләп бетәрлек түгел, дип хис-тойгылары белән уртаклашты ул.

 – Безнең гимназиядә, аллага шөкер, музыка уен кораллары күп, балалар теләп шөгыльләнәләр, –  диләр Гүзәл ханым белән Тимерхан Әсгать улы. –  Баяннар, пианино, татар курайлары. Хәзер менә тальян гармуныбыз да булды. Уйнарга өйрәнергә теләгән балаларга бөтен мөмкинлекләр бар.

 –  Тальян гармунны үзебезгә дә үзләштерәсе була, – дип, Тимерхан Әсгать улы аны кулына алды  һәм уйнап та карады. Искиткеч матур, көмеш  тавышлы гармун өстәвенә кыңгыраулы да икән!

Зәйфә Салихова.

 

Тальян гармун – Казан бүләге!
Тальян гармун – Казан бүләге!
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: