- Бүгенге чараны оештыру буенча сүз беренче тапкыр республика Башлыгы Радий Хәбировның татар иҗтимагый оешмалары белән очрашуында күтәрелгән иде. Февральлә үткән ул очрашуда студент Айгөл Рамазанова республика Башлыгына "Татар яшьләре форумы"н үткәрүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Радий Фәрит улы бу үтенечне шунда ук хуплавын белдерде. Арытаба Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты әлеге чараны үткәрү планын төзеде.
- Безнең шәһәрдә татар яшьләре бик актив. Мәсәлән, күптән түгел "Муса Җәлил укулары", "Дәрдмәнд укулары" үткәрдек. Яшьләр арасында мәктәп укучылары да, эшче ир-егетләр дә бар. Гомумән, безгә үсешергә барлык шартлар булдырылган. Алда әле бик күп максатларга ирешәсе бар, - ди Салават шәһәре татар конгрессы рәисе урынбасары Вадим Шәфиев.