Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2024, 11:00

Башкортстан укучыларының каникулы кайчан башланыры билгеле булды

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы 2024-2025 елга республика мәктәпләре өчен уку календарен бастырып чыгарды. Ел дәвамында балаларны көзге, кышкы һәм язгы каникуллар көтә.

Башкортстан укучыларының каникулы кайчан башланыры билгеле булды
Башкортстан укучыларының каникулы кайчан башланыры билгеле булды

Көзге каникул – 26 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр. Кышкы ял 29 декабрьдә башланып, 2025 елның 12 гыйнварында тәмамлана.

Язгысын укучыларның 29 марттан 6 апрельгә кадәр ял итү мөмкинлеге бар.

Җәйге каникул исә 27 майдан 31 августкача дәвам   итә.

Фото:Валерий Шахов, архив фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: