Новости
5 Сентября 2024, 07:00

Башкортстанда кызу урак өсте

Башкортстанның берничә районында хуҗалыклар иртә майлы  культураларны –рапс, гәрчич, җитен җыюга төшкән. Дүрт районда шикәр чөгендерен җыю бара. Бүгенгә 2 мең гектардан җыелган, 84 мең тонна тамыразык казып алынган, бер гектардан уртача уңыш – 475 центнер. Республика  шикәр заводларының берсе продукция җитештерә башлаган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда кызу урак өстеБашкортстанда кызу урак өсте
Башкортстанда кызу урак өсте

Шулай ук кайбер хуҗалыклар уҗым культураларын чәчүгә төшкән. 70 мең гактардан артыгында чәчелгән, ягъни планның 18 % үтәлгән.

“Башинформ” хәбәр иткәнчә, 550 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган, бу планның 34 процентын тәшкил итә. 36 миллион тонна ашлык  бурага салынган.

Сенаж әзерләү планы –100%, печән әзерләү 63% үтәлгән. Силос салу дәвам итә.

Фото:Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас