Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь , 13:00

Милли кием – халкыбыз горурлыгы!

Башкортстанда быел бишенче тапкыр Милли кием көне билгеләп үтелә.

Милли кием – халкыбыз горурлыгы!
Милли кием – халкыбыз горурлыгы!

Республикада Милли кием көнен апрельнең өченче җомгасында һәм сентябрьнең икенче җомгасында билгеләп үтәләр. Беренче тапкыр бу бәйрәмне 2020 елда билгеләдек. Бәйрәмнең максаты – халык традицияләренә һәм мәдәниятенә игътибарны көчәйтү.

 Бу фикерне республика башлыгы Радий Хәбиров та ассызыклады: “Халыкта милли киемгә карата мәхәббәт барлыкка килде. Бу интернациональ бәйрәм – дуслык һәм бер-береңә хөрмәт билгесе. Иң мөһиме, бу бәйрәм – безнең үткәнебезгә күпер. Милли костюм – халкыбызның визит карточкасы. Анда аның тарихы, үзенчәлеге, җаны чагыла.
 "Милли костюм һәрвакыт модада һәм һәрвакыт көнүзәк. Бу кешенең үз нәсел агачын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүенең, үз халкының тарихын өйрәнүенең, мирасын кадерләвенең беренче дәлиле. Милли киемнәр гасырдан гасырга күчә килгән", - ди Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфикова.

Фотода: Бәләбәй" Ак калфак" татар оешмасы кызлары татар милли киемендә.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: