Беренчеләрдән булып биш бала тәрбияләүче Гөлназ белән Дамир Абуталиповларның гаиләсе тавыш бирде.
Ирекмән Ирина Семак тату гаиләнең барлык җиде әгъзасына да QR-билетлар бирде, призлар уйнатуда катнашу өчен аларны рахмат102.рф сайтында теркәргә кирәк булачак.
– Бездә җиде билет, ә җиде – ул бәхетле сан. Бер билетка булса да приз оту турында хыялланабыз, кызыбыз Айгөлгә 8 сентябрьдә бер яшь тула бит. Безгә бәхет елмаер дип ышанабыз! – диде яшь әни.
– Безнең иң зур теләгебез – бар балалар да аяз күк астында көчле илдә, чәчкә атучы республикада үссеннәр. Башкортстанда күпбалалы гаиләләр турында хәстәрлек зур. Әмма тормышта беренче чиратта үз көчеңә ышанырга кирәк, шуңа күрә балаларны кечкенәдән хезмәткә, җаваплылыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә өйрәтәбез. Аларның яхшы кешеләр булып үсүләрен телибез, – дип сөйләде гаилә башлыгы, Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсе Советы депутаты Дамир Абуталипов.
1238 нче санлы участокта Башкортстан Республикасы Башлыгын сайлау буенча сайлаучылар исемлегендә барлыгы 776 кеше, Бәләбәй районы Советы депутатларын сайлау буенча – 760. Иң өлкән кеше Мәдинә Әхияровага – 99 яшь. Аңа участок сайлау комиссиясе әгъзалары күчмә тавыш бирү өчен урна белән барачаклар.
Римма Солтанова.
Елена Петрова фотолары.