Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2024, 22:35

Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте

Җомга иртән Башкортстанда республика Башлыгы постына кандидатлар өчен тавыш бирү башланды, ә кайбер районнарда шулай ук урындагы советлар депутатларын сайлыйлар. Аңа йомгак ясыйк – сезнең өчен сайлау участокларыннан иң кызыклы вакыйгаларны тупладык.

Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте

Участокларда иртәннән чиратлар

Гадәттә сайлаулар – һәрчак зур халык бәйрәме шикелле – башта “эш программасы”, ә аннары шатлык, күңел ачу. Сайлау участокларының беренче эш сәгатендә үк зур булмаган чиратлар барлыкка килде. Кешеләр, кич белән тыныч күңел белән дачага китәргә дип (әнә бит көн нинди яхшы)  үз гражданлык бурычларын үтәргә участокларга  эш алдыннан килделәр. Күп укучылар сөйләвенчә, эш бирүчеләр эшкә соңрак килергә рөхсәт иткәннәр, әлбәттә, нәкъ менә тавыш бирергә бару шарты белән.

Дүртөйле, Баймак, Белорет, Чакмагыш районнарында иртәнге активлык зур булган

Аскын районының Башкортостан авылында яшәүчеләр һәрвакыттагыча конкуренциядән тыш, алар иртәнге сәгать тугызга барсы да тавыш бирде (100%). Алар үз милли киемнәрен әзерләгәннәр һәм оешкан рәвештә автобуста Иске Казанчы авылындагы  сайлау участогына килделәр, дип яза “Аскинская новь”.

Ә Чишмә районыннан ике ахирәт Биккул авылыннан Альвина Сәфәргалина белән Пенза авылыннан Нурия Имангулова сайлауларның беренче көнендә автобус көтеп тормаганнар, сайлау участогына велосипедларда килгәннәр. Бу барып кайту өчен  биш кенә чакрым юл, дип яза “Родник плюс”

Стәрлетамак районында беренчеләрдән булып шушы сентябрь көннәрендә 100 яшь тулачак Фатыйма Мәкәрим кызы Кинҗәбулатова тавыш биргән. “Оныкларым һәм туруннарым имин республикада яшәсеннәр, һәркемнең эше булсын һәм халыклар арасында тынычлык урнашсын!” – ди ул.

Викинглар, динозавриклар һәм мәчеләр ничек тавыш биргәннәр

Федоровка авылында сайлау участогында күпсанлы тавыш бирүчеләр арасында гадәти булмаган пар күргәннәр. Абый беләгн сеңел – Арслан белән Ярослава Абдрахмановлар – сайлауларга тарихи костюмнарда килгәннәр. Әйтүләренә караганда, сайлауларга гел йөриләр, бөтен гаиләләре белән, үзләренең һәм башкаларның кәефен күтәрер өчен тарихи костюмнарда килгәннәр.  

”Безнең кешеләр белән кәефебезне уртаклашасыбыз килде. Сайлаулар –  шәһәребез, респрублика тормышында абый белән безнең катнашу мөмкинлеге”, –

ди Ярослава.

Уфада икенче участокта сөйкемле динозаврик килгән, хәтта икәү. Бу әти белән ул халыкның күңелен күтәрү өчен шулай эшләгәннәр.

Белорет районында сайлау участогында йонлы “тавыш бирүчене” күргәннәр. Урында яшәүчеләр мәчеләре Симон белән килгәннәр.

“Ул бөтен сайлау комиссиясенең йөрәген яулады”, – диләр район хакимиятендә.

ЗАГСтан соң шунда ук участокка

Җомга республиканың төрле тарафларында туйлар булды. Тантана чараларыннан соң бәхетле яшьләр шунда ук участокларга барганнар.

Аскын районында Елена Сухорукова белән Азамат Мөхәмәдиев иртән никах укытырга мәчеттә булганнар.
“Аннары республикабызның якты киләчәге өчен тавыш бирдек. Безнең өчен гаилә бик мөһим, без яшәгән, без яраткан республика – ул зур гаилә. Шуңа күрә бергә яшәвебезне республика Башлыгын сайлаган көндә башларга булдык”,– дип уртаклашты Азамат.

Кушнаренко районының Карача -Елга авылында сайлау участогында Элина белән Илнур Вәлитовлар тавыш биргәнәр. 2469 нчы санлы участок комиссиясе әгъзалары яшь парны шатланып каршы алганнар, истәлекле көннәре белән котлаганнар. Без дә аларны тәбриклибез!” 

 Туймазыда сайлау участогына игезәкләр Зита белән Гита Маризовалар килгәннәр. Кызлар аларга исемнәрен һинд фильмнарын яратып караган картәниләре бирүен сөйләгәннәр.

“Без бер-беребездән аерылмыйбыз, шул исемдәге Зита белән Гита сыман. Безнең тормышка карашларыбыз да, шөгыльләребез дә бертөрле. Без хәтта бертөрле киенәбез. Без  – күпбалалы гаилә, бездән башка тагын дүрт бала. Былтыр, кызганычка күрә, тавыш бирүдә катнашмадык. Бүген дебют, – дип сөйләгәннәр игезәк кызлар “Туймазы хәбәрләре”нә. – Сайлау участогына туган көнебездә килдек – шәп бүләк булып чыкты. Безгә шулкадәр  игътибар зур!”.

Зита белән Гита Туймазы медицина колледжында укыйлар. Аны тәмамлагач,югары медицина белеме алырга ниятлиләр.

 Һәм әлбәттә, бу көнне сайлау участокларында әле өйләрендә ялда булучы МХОка катнашучылар күп булган. Благовар районының Мирный авылында “Бесс” кушаматлы яугир үзенең юбилейлы туган көнендә сайлауга беренчеләрдән булып килгән.

 “Мин гаделлек өчен, тынычлык һәм туган республикабызның чәчкә атуы өчен тавыш бирдем, – ди сугышчы. – Хәзер туган ил өчен җаваплылык тою һәм дөрес итеп сайлау үтә мөһим. Шәхсән минем өчен бу принципиаль позиция”.

Краснокама районында  участокка гаиләсе белән “Друг” кушаматлы МХОда катнашучы килгән.

“Сайлауларны бервакытта да калдырмыйм, 18 яшьтән актив катнашам. Ил Президентиын сайлаганда МХО зонасында булдым – анда тавыш бирдем. Бу юлы туры килде, өйдәмен – әлбәттә, мондый вакыйгага күз йома алмыйм. Бу һәркемнең үз хокукыннан файдалану һәм лаеклы кандидат өчен тавыш бирү мөминлеге, бурычы”, – ди ул.

Җомга кич белән кыйммәтле призлар уйнатуга беренче йомгаклар ясадылар.

Кешеләр кофе машинасы, мультиварка, термолот, робот-тузансуырткычлар, кибетләргә сертификатлар, ноутбуклар, велосипедлар, квадроцикллар һәм бик күп башка призлар оттылар.

 “Рахмат-2024” акциясе призларын уйнатуның беренче этабы йомгаклары буенча Уфадан Анастасия Патрикеева ноутбук откан.

“Минем белән бу беренче тапкыр. Файдалы да, күңелле дә. Файдалы – тавыш бирдем, күңеллесе – приз оттым. Минем ике балам бар, берсенең компьютеры бар, икенчесенеке юк. Кирәк булачак. Һәрчак ышанырга кирәк. Мин иртән үк тавыш бирдем, теркәлдем.Һәм менә көтелмәгән сөенеч”, – ди җиңүче.

Уфадан Мавриннар гаиләсе дә  “Рахмат-2024” акциясе призын отучы, алар бүләккә телевизор алганнар.

“Безгә шалтыратып тапшыруга чакыргач, ышанмадык та. Һәм менә, телевизорга кагылгач, отканыма ышандым”, – ди Эльвира.

 Призлар уйнату шимбә дә, якшәмбе дә булачак. Барлыгы 300дән артык приз уйнатыла, шул исәптән өч фатир, машиналар һәм башка бик кыйммәтле призлар.

Текст: Станислав Шахов.

Чыганак: https://www.bashinform.ru/longreads/longreads/2024-09-06/kak-v-bashkirii-proshel-pervyy-den-golosovaniya-3916300 

 

 

 

Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Башкортстанда тавыш бирүнең беренче көне ничек үтте
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: