Новости
6 Сентября 2024, 08:00

КИЛӘЧӘК - ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА!

Нинди генә дәвер кичерсә дә, кешелекнең иртәгәсе һәм гомумән киләчәге бүген яшьләргә нинди игътибар бирелүгә бәйле. Башкортстан республикасы җитәкчелеге моны яхшы аңлый. Төбәкнең яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты тарафыннан мәгариф, мәдәният, спорт, фән һәм инновацияләр өлкәсендә төрле проектларны тормышка ашыру өчен грантлар һәм субсидияләр бирелеп, яшьләр инициативалары үсешенә булышлык күрсәтелә.

Добавить в предпочтительные источники Google
КИЛӘЧӘК - ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА!КИЛӘЧӘК - ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА!
КИЛӘЧӘК - ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА!

2021 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Уфада “Йәшлек Hous” заманча яшьләр киңлеге ачылды. Ул волонтерлар, яшьләр оешмалары, гомумән, актив яшьләр өчен күңелле һәм фәһемле вакыт уздыру урынына әверелде.

2023 елда “Яшьләр төбәге” бөтенрусия конкурсында катнашу нәтиҗәләре буенча заманча яшьләр киңлекләре Нефтекамада һәм Учалыда ачылды. Әлеге программаны тормышка ашыру ниятендә 228 млн сум күләмендә федераль субсидия җәлеп ителгән.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас