Барлык яңалыклар
Новости
6 сентябрь 2024, 14:00

“Район һәм республика иминлеге өчен”

1222 нче сайлау участогында тавыш бирү актив бара. Надеждино авылында яшәүчеләр республика башлыгын һәм муниципаль районы депутатларын сайлыйлар. Тавыш бирүгә бөтен гаиләләре белән килүләре шатлыклы.

“Район һәм республика иминлеге өчен”
“Район һәм республика иминлеге өчен”

Рәсми ачылу белән участокта кеше күбәйде: иртәдән үк кешеләр гражданлык бурычларын үтәргә ашыктылар. Беренче тавыш бирүчеләрнең берсе күпбалалы Саттаровлар гаиләсе. Роберт белән Надежда алты бала тәрбиялиләр.

 – Көн шактый салкын булуга карамастан, без читтә калмадык, беренчеләрдән булып сайлау участогнына килдек. Тавышыбызны безнең район һәм республика иминлеге өчен бирәбез, – диләр Саттаровлар.

Әлбәттә, тату гаилә “Рәхмәт-2024” республика акциясендә катнашты. Исегезгә төшерәбез, сайлау участокларында тавыш бирүчеләр ирекмәннәрдән беләзекләр ала алалар, алар акция партнерларыннан товарлар һәм хезмәтләпргә (кибетләрдә, даруханәләрдә, рестораннарда, кафе, медицина учреждениеләрендә һ.б.) ташламалар алу хокукы бирәләр.

Моннан тыш, гаиләсе белән килгәннәргә, шул исәптән балалары белән дә,  QR-билетлар бирелә. Алар буенча призлар уйнатыла: фатирлар, автомобильләр, квадроцикллар һ.б.

Регина Фәизова.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: