Ленинград өлкәсендә яшәгән Фогельгезанг гаиләсен 1943 елның апрель ахырында эвакуациялиләр, аларга “Тормыш юлы”ннан блокададагы шәһәрдән чыга алу бәхете тия.
“Сугыш – ул коточкыч, ул – ачлык һәм фаҗига, ул – үлем. Ул бервакытта да кабатланырга тиеш түгел!” – дип исәпли Елена Петровна.
Сугыш башланганда аңа алты яшь була. “Безнең хуҗалыгыбыз нык иде, әти-әнием немецлар кавеменнән, – дип хәтерли Екатерина ПЕтрвна. – Иркен йортны, борынгы җиһазларны, сервизларны хәтерлим. Без балачактан эшләргә күнектек. Беркем дә кул кушырып утырмады. Яшлчә бакчасын утарга, малларны карарга, тавыкларны ашатырга кирәк булды. Әти эшләде, әни хуҗалыкны алып барды, җиде баланы тәрбияләдке. Мин төпчек бала идем.”
Аларны камаудагы шәһәрдән чыгаргач, аңа һәм башка блокадачыларга авыр елларда ярдәм иткән кешеләрне рәхмәтле булып искә ала. 1958 елда әнисе белән абыйсы яшәгән Приютка күченәләр. Екатерина Петровна сатучы булып эшкә урнаша. Шул ук елны кияүгә чыга. Ике улын, оныкларын үстерә.
Өлешенә төшкән сынауларга карамастан, ул шат күңелле булып кала, бервакытта да тормыштан зарланмый, кыенлыкларны кичергән кеше вак сөенечләрнең дә кадерен белә дип исәпли.
Бөек Ватан сугышы ветераны ил яңалыклары белән кызыксына, Русия җитәкчеләренең акылына, нацизмны җиңүгә ышанычын саклый. Ул поселокның җәмәгать тоормышында актив катнаша, ветераннар советы һәм яшьләр бүлеге белән бәйләнештә тора, пенсиясенең бер өлешен даими МХОны яклауга биреп тора.
Рәмзилә Камеристова.
Автор фотосы.