Барлык яңалыклар
Новости
7 сентябрь 2024, 18:00

Барсы да тавыш бирергә тели

Бәләбәйдә яшәүчеләр күмәкләп сайлау участокларына баралар,”Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә урнашкан 1203 нче  участокта җомга тавыш бирүчеләр шулкадәр күп булды, хәтта чират тезелде.

Барсы да тавыш бирергә тели
Барсы да тавыш бирергә тели

– Безнең участокта 2059 кеше тавыш бирә. Өлкән яшьтәге сайлаучылар һәрвакыттагыча актив, – дип сөйләде участок сайлау комиссиясе рәисе Людмила Джима. – 1203 нче участокта күчмә тавыш бирү оештырылачак. Бүген уннан артык урында яшәүче конституцион хокукын өйдә үтәргә теләк белдерде.

“РАХМАТ” акциясендә катнашу өчен беләзекләр тапшыручы ирекмәннәрне  аерым билгеләргә  була. Моннан тыш, сайлау участокларына килгән һәркем кыйммәтле бүләкләр отарга мөмкинлек бирүче  QR-билетлар ла алалар. Бәләббәй медицина колледжы студенты Дарина Никулина белән Татар гимназиясе укучысы Розалина Абдуллина бәләбәйлеләргә  QR-кодларны сканерларга һәм призлар уйнатуда катнашу өчен сайтта билетларның номерларын теркәргә ярдәмләшәләр.

Сайлауларның беренче көнендә “Урал-Батыр”да 17 нче мәктәптәгн 200 укучы булган. Балалар үзәкнең клубта шөгыльләренә язылганнар һәм уен программаларына да катнашканнар.


Регина Фәизова.
Елена Петрова һәм  "Урал-Батыр" үзәге фотолары.

Барсы да тавыш бирергә тели
Барсы да тавыш бирергә тели
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: