– Без “Иске кала” (Старогогородецкий) үзәген төзекләндерүдән бик канәгать. Ниһаять, тарихи өлештә яшәүчеләргә ял итәргә шәп урыны барлыкка килде, без монда булырга яратабыз. Районда яшәүчеләрнең барсына да сәламәтлек телим” – диде Дмитрий Владимирович.
Участок сайлау комиссиясе Алена Анатольевна сүзләренә караганда, сайлаучылар актив килә. Беренче көнне чиратлар булган, кичә көн уртасында күп килгәннәр. Күпләр участокта тавыш бирергә тели, хәтта сәламәтлек мөмкинлекләре чиклеләр дә өйгә тавыш бирү хезмәтеннән файдаланырга теләмиләр. Әйткәндәй, 12 кеше өйдә тавыш биргән, бүген дә комиссия әгъзалары күчмә урналар белә сайлаучылар янына барачаклар.
Участокта уңайлы шартлар булдырылган.
Любовь Иванова.