Татар гимназиясендә Янгыннардан искәртү хезмәте үзәге инструкторлары Р.А Төхвәтуллин һәм Д.А. Матвеева Бәләбәй шәһәренең 43 нче янгын часте бүлеге команди ры Д.П. Насыйров белән “Янгын чыкканда эвакуация кагыйдәләре” темасына профилактик әңгәмә уздырдылар.
Инструкторлар гимназистларга янгын чыкканда эш итү тәртибен, урманда һәм өйдә ут чыкканда үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен аңлаттылар. Моннан тыш, балаларга ничек дөрес итеп һәм нинди номерлар буенча янгын сагын чакыртуны сөйләделәр.
Укытучылар һәм укучылар әлеге тема буенча кызыксындырган бөтен сорауларга да җаваплар алдылар.
Ахрыда инструкторлар укучыларга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре язылган памяткалар тапшырдылар.
Бәләбәй шәһәренең янгыннардан искәртү хезмәте үзәге.