Төбәк тирә-як мохит мониторингы һәм гидрометеорология идарәсендә ял көннәрендә һәм атна башыннан республикада атмосфера басымының югары фонда булы күзәтелә, дип хәбәр иттеләр. Төньяк-көнбатыш антициклон һава торышына әһәмиятле йогынты ясый. Төбәк территориясендә явым-төшемсез һава торышы өстенлек итә.
Алдагы көннәрдә һава температурасы төнлә +6, +12 градус тәшкил итә, көндез +17,+22 дан +19, +24 градускача күтәрелә. Бу климатик нормадан ике-дүрт градуска югары.
Русия гидрометүзәгендә мондый яхшы һава торышы 13 сентябрьгәчә сакланачак, дип шатландырдылар.
Гисметео синоптиклары әбиләр чуагының сентябрьнең икенче яртысында тәмамланачагын фаразлыйлар. 18ндә көндез һава температурасы +13 градускача түбәнәячәк. 20 сентябрьдән яңгырлар башланачак, чын көз килә.
Елена Петрова фотолары.