“Бүген төп бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү , – дип билгеләде Константин Толкачев. – Депутатлар хәрби хәрәкәтләр зонасына еш бара, яугирләр белән очраша. Без һәрчак аларның ихтыяҗы турында белеп торабыз, акча җыеп, кирәкле әйберләрне сатып алабыз. Депутатлар 45 миллион сум акча җыйды, бу эшне дәвам итәбез. Һәр хезмәт хакыннан җыеп барабыз. Бөтен депутатлар да катнаша. Бу – безнең патриотик бурыч.”
Хәтерегезгә төшерәбез, Алексей Локотченко 2024 елның 13 февралендә махсус хәрби операциягә юллану өчен Русия Оборона министрлыгының ирекле корпусы белән контракт төзергә карар итте. Үзенә “Радий” дигән позывной алды.“Депутатыбыз, аның хезмәте белән горурланабыз, аны өлге итеп куябыз. Ватанын, халкын якларга әзер булган кыю яугир ул. Яу яланында алган яраларына карамастан, ул янә сафта”, – диде Константин Толкачев.
Фото: Башкортстан Респаубликасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай