“Әгәр 1августтан башлап 480нән артык мөрәҗәгать кабул итсәк, сентябрьнең 10 көнендә исә 200. Гаризаларның 2/3 артыгы эшкәртелгән, акча контракт төзегәннән соң 7 көн эчендә күчерелә”, – диде туры бәйләнеш кунагы.
“Рекрут” проектында катнашучылар өчен 50 мең сум түләнә. Акчаны 18 яше тулган Русия гражданнары алырга мөмкин. Әмма бу кагыйдә дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә, хәрби хезмәткәрләргә һәм хокук саклау органнары вәкилләренә кагылмый.
“Рекрут” 2024 елның 31 октябренә кадәр гамәлдә кала. Тулырак мәгълүмат алу өчен 122 яки 7 (347) 218-19-19 телефоннары буенча Башкортстанның ситуация үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Русия Президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр МХОда катнашу өчен контракт төзегән яугирләргә 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турында указга кул куйды. Республика Башлыгы Радий Хәбировның кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме артты. Шулай итеп, федераль түләүне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер тапкыр 1 миллион 205 мең сум алырга мөмкин.
Фото:Валерий Шахов