Новости
12 Сентября 2024, 06:00

Юлны тәртипкә китерәләр

“УРАЛДОРСТРОЙ” төзелеш компаниясе җәмгыятенең подряд оешмасы өч еллык муниципаль контракт чикләрендә  урындагы әһәмияттәге Знаменка-Яңа Сарай автомобиль юлын ремонтлый башлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Юлны тәртипкә китерәләрЮлны тәртипкә китерәләр
Юлны тәртипкә китерәләр

 – 2024 елда 740 метр озынлыкта юлны асфальт-бетон белән каплау каралган. Әлегә бу эш төгәлләнгән. Якын көннәрдә подрядчик юл кырыйларын ныгытырга тотыначак, – дип аңлатма бирде Бәләәбәй районы хакимиятенең юл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Максим Малютин.

Авыл старостасы Ринат Корманкаев сүзенә караганда, яңасарайлылар җимерек  юлны тәртипкә китерә башлауларына сөенәләр.

Римма Солтанова.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас