Россиядә күп балалы гаиләләр өчен түләү кертергә мөмкиннәр, ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китереләчәк. «Это у нас семейное» конкурсының финалист гаиләләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.
«Россия Федерациясе Хөкүмәтенә түбәндәге мәсьәләләрне карарга:..> б) күп балалы гаиләләргә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган еллык түләүне билгеләү турында <...>», — диелгән йөкләмәләр исемлегенең бер пунктында.
Җаваплы итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде, ул агымдагы елның 1 декабренә кадәр доклад белән чыгыш ясарга тиеш.
Лаеклы билгеләргә
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Республика көненә әзерләнү һәм үткәрү турында указга кул куйды.
Муниципалитетларга октябрьдә Республика көненә арналган тантаналы чаралар уздырырга, учреждениеләрне, мәйданнар, җәмәгать биналарын һәм торак кварталларны, Русия һәм Башкортстанның дәүләт символикасын кулланып, бәйрәмчә бизәүне тәэмин итәргә киңәш ителде. Шулай ук мәдәни-күмәк һәм спорт чаралары, ярминкәләр, күчмә сәүдә оештырырга.
Бәйрәм чаралары вакытында БР Эчке эшләр министрлыгына җәмәгать тәртибен һәм юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итәргә кушылды.
“Укыгыз, ә без сугышабыз”
Өченче мотоукчылар ротасы яугирләре Бәләбәй районы мәктәп укучыларын яңа уку елы башлану белән котладылар. МХО хәрби хезмзәткәрләре барысына да аяз күк йөзе теләделәр һәм “безгә кем һәм нәрсә яшәргә комачаулавын белер өчен” тарихны өйрәнергә киңәш иттеләр.
“Тормыш безгә яңа сынаулар куя, һәм безгә яхшы әзерлек кирәк. Укыгыз, ә без сезне тынычлык белән тәэмин итәргә тырышабыз! – яшь бәләбәйлеләргә алар шундый наказ белән чыктылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына – юбилей медале
Владимир Путин “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышын Җиңүгә 80 ел” юбилей медален булдырды. Тиешле Указ 2 сентябрьдә рәсми хокуки мәгълүмат порталында басылган.
Документ медаль турында положениене; аның тасвирламасын һәм сурәтен раслый.
Юбилей медале белән Бөек Ватан сугышы ветераннары – хәрби хезмәткәрләр һәм үз теләге белән ялланганнар, тыл хезмәтчәннәре, гетто һәм концлагерьларның элекке балигъ булмаган әсирләре, СССР Хәрби көчләренең хәрби формированиеләре составында суышкан чит ил дәүләтләре гражданнары бүләкләнә.
Бушлай йөртәләр
Күпбалалы гаиләләрдән укучылар шәһәр автобусларында бушлай йөри алачак
Түләүсез йөрүнең тиешле тәртибе РФ Президентының «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында» Указы нигезендә Башкортстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Бу мөмкинлектән Башкортстан территориясендәге гомуми белем бирү учреждениеләрендә 1-11 (12) сыйныфларда белем алучы күпбалалы гаиләләрдәге балалар файдалана ала.
Хезмәткә һәм сакларга – әзербез!
Җәйнең соңгы календарь көне спорт вакыйгасы белән билгеләнде – сәламәтлек мөмкинлекләәре чикләнгән кешеләр арасында ГТО нормативларын үтәү буенча фестиваль уздырылды. Фестиваль Гаилә елы һәм Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы кысаларында оештырылды.
Телефон куллана белергә теләсәң
Бәләбәйдә начар күргән кешеләрне мобильле грамоталылыкка өйрәтү курслары эшли. Төркем белән дәресләрне тренер Радик Зарипов уздыра.
Занятиеләр мондый адрес буенча уздырыла: Бәләбәй, Волгоград урамы, 10 . Телефон (ватсап, телеграм): +7 927 966 35- 05.
Зәйфә Салихова туплады.