Барлык яңалыклар
Новости
16 сентябрь 2024, 15:00

Башкортстан мәктәпләрендә көзге ярминкәләр бара

“Көз бүләкләре” – үткән җомгада Бәләбәй районының белем бирү учреждениеләрендә менә шундый исем астында  ярминкәләр гөрләде. Көзге уңышның чагу төсләре, елмаю-көлүләр мәктәп ихаталарын тутырды, аларда яшелчә һәм җимешләр, кул эшләре һ.б. белән сәүдә рәтләре тезелде. Һәр класс мөмкин кадәр күбрәк кул эшләре, бакча уңышы һәм әниләр, картәниләр кулы белән пешерелгән камыр ризыклары алып килергә тырышты.

Башкортстан мәктәпләрендә көзге ярминкәләр бара
Башкортстан мәктәпләрендә көзге ярминкәләр бара

Балалар тавышын якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр дә ишеттеләр, алар да ярминкәгә килделәр. Мәсәлән, 17 нче мәктәптән кәмитчеләр күңелле тамаша күрсәтеп, мәктәп халкын, кунакларны, сатып алучыларны иң төрле товарлар сатып алырга чакырдылар.

Барлык ярминкәләрдә дә бәйрәм кәефе хөкем сөрде. Класслар  үзләренең “сәүдә” урыннарын ничек тә матуррак итеп бизәргә тырыштылар. Балалар үзләрен оста сатучылар ролендә  сынап карадылар – шаян сүзләр белән кунакларны чакырдылар, тәмлекәчләр саттылар, ә аларны бик тиз алып беттеләр.

Чара бик күп  уңай, чагу хис-тойгылар тудырды. Мондый ярминкәләр зур мәктәп гаиләсен берләштергән күркәм традициягә әйләнде. “Барсы бер сулышта. Бер сәгатьтә бөтен нәрсәне сатып беттек! Сатучы ролендә булып, чын ләззәт алдык. Ә бит бурыч җиңел түгел, бәяне билгеләп, сатып алучыны кызыксындыра белергә дә кирәк. Безгә ярдәм итеп торган балаларның күңелләре шатлык хисләренә күмелде  –17 нче мәктәп ярминкәсендә катнашучыларның берсе –   Кристина Сотниченко әни шулай сөйли.  
Светлана Шириня.

Фотолар мәгариф учреждениеләреннән.
 

Башкортстан мәктәпләрендә көзге ярминкәләр бара
Башкортстан мәктәпләрендә көзге ярминкәләр бара
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: