Ринат Миргасим улы 1948 елның 5 гыйнварында Мәтәүбаш авылында туган, ул туып бер ел узу белән гаилә Красная Заряга (Өсән башы) күчкән, әти-әнисе шунда колхозда эшләгән. Җиде класс тәмамлагач, Ринат абый туган колхозында көтүче булып эшли, аннары тракторчыга укый һәм хезмәт юлын механизатор булып дәвам итә. Ләкин тиздән бәхетсезлек – күпер төзер өчен бүрәнәләр төягәндә авырлык килеп, егет чак кына сукыраймый кала. Дәваханәдә ята, аңа Уфада операция ясыйлар, аякка басарга 11 ай вакыт китә. Бәхеткә, ул кадәр шәп булмаса да, күрү сәләтен саклап калалар. Табиплар авыр эштән тыялар. Аннары колагына да операция ясыйлар. Туган авылына кайтып, ул азрак көтү көтә, ә аннары Бәләбәйгә икенче эш эзләргә чыгып китә.
– Сәгать төзәтүче яки итекче булып эшләп карарга уйладым, – дип искә ала Ринат Миргасим улы. – Көнкүреш хезмәте комбинатына килдем, ничек сәгать төзәтүләрен карап тордым, ә анда вак кына детальләр, механизмнарны һ.б. лупа аша карарга кирәк, шуннан итекче эшен күрергә булдым. Анда Юрий Гордеев белән таныштым, ул соңрак аяк киемнәре эше буенча минем укытучым һәм остазым булды. Өч елдан мине Уфага укырга җибәрделәр.
Һөнәрчелек училищесында эшлисе барлык машиналарда кисүче, әзерләүче, модельер һәм механик курсларын үттем. КБОда тагын ун ел эшләгәч, кабат парта артына утырдым һәм методист сыйфатында кайтып, башкаларны тегү осталыгына өйрәттем.
– Төрле аяк киемнәре тектек – өйдә йөри торган мех тапочкалардан алып күннән хатын-кыз итекләренә кадәр, шулай ук өс һәм аяк киемнәре, бияләйләр, сумкалар һәм күп башка нәрсәләр, – дип хәтерли Р. Гиниятуллин.
Әйткәндәй, булачак хатыны белән дә ул үз һөнәре аркасында таныша. Авылдан КБОга эшкә урнашырга килгәч, кайда яшәү мәсьәләсе килеп туа. Кәгазь битенә аңа ике әби яшәгән адрес язып бирәләр: “Кызыл урам, 3”. Ринат абый кирәкле йортны эзләп китә, шунда өй буяучы бер кызны күрә һәм аннан кая барырга кирәклеген сорый. Кирәкле йорт каршыда гына булып чыга.
– Мин алтынчы йортта яшәдәм, ә Таня түтәй каршыда гына, – дип өсти тормыш иптәше Әлфия Имаметдин кызы. – Егет еш кына сөт алырга керә башлады, күтәрелеп карарга да кыймый, бик оялчан иде.
– Шулай бер ел узды, без дуслаштык һәм 1969 елның 29 июнендә Әлфиягә әти-әнием белән таныштырырга авылга кайтырга тәкъдим иттем. Кич белән кире кайтабыз, дидем. Әйткәндәй, Бәләбәйдән автобус Өсән-Ивановкага кадәр йөри, ә аннары тагын сигез чакрымлап җәяү барырга кирәк. Ул ризалашты. Бу көнне без күп туганнарда булдык, әти белән әни булачак киленнәрен җылы каршы алдылар, иртәнгә кадәр калырга ризалаттылар. Шәһәргә кайткач, мин аны өенә озаттым, ә анда безне күңелсезлекләр көтеп торган. Шулай булмыйча, 10 июльдә Әлфиягә 18 яшь тула, ә ул төнлә өйгә кайтмый... Әти-әнисе бик таләпчән кешеләр, кызга уклау белән тамызалар, ә мине абыйлары белән хәтәр сөйләшү көтә. Ниятемнең җитди икәнен белгәч, алар йомшарды, һәм 2 августта без язылыштык. Әмма бу вакыйгаларга кадәр булачак бабай битемә галуш белән тондырды әле. Бу болай булды. Чираттагы свиданиедән соң мин Әлфияне озатып, аның өйгә кереп киткәнен көтеп тордым, ә ишегалдыннан әтисе өй ягына китеп бара. Ул әкрен генә яныма килде дә, аягыннан галушын салып, берне йөземә тондырмасынмы! Әле булса оныта алмыйм. Аннары дәшми-тынмый өенә кереп китте. Бабай усал, әмма гадел кеше иде.
Өйләнешкәч, алар биш ел фатирда торалар, иске голландка миче артында. Ә аннары фатир алалар һәм күченәләр. Әлфия апа, әтисе һәм абыйсы шикелле, сәгать мастеры булып эшли, аннары 20 ел ит комбинатында хезмәт куя. Ринат абый КБОда эшли, төп эшен янгын частенда хезмәт белән бергә алып бара, рядовойдан каравыл начальнигы, ә аннары инструкторга кадәр хезмәт итә. Алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген Гиниятуллиннарның өч оныклары һәм өч туруннары бар, иң кечесенә ике ай. Икенче августта Әлфия белән Ринат Гиниятуллиннар 55 нче зөбәрҗәт туйларын билгеләделәр.
Рәсимә Сабитова. Автор фотосы.