Новости
16 Сентября 2024, 06:00

Республикада мәйданнарның 43 процентына уҗым чәчелгән

Башкортстанда киләсе ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчү эшләре бара. 12 сентябрьгә 161,2 мең гектар мәйдан чәчелгән, ягъни планның 43 проценты, дип хәбәр иттеләр республиканың Авыл хуҗалыгы минстрлыгыннан.

title
Республикада мәйданнарның 43 процентына уҗым чәчелгәнРеспубликада мәйданнарның 43 процентына уҗым чәчелгән
Республикада мәйданнарның 43 процентына уҗым чәчелгән

Чәчүлек мәйданнарының төп өлеше уҗым бодае өчен файдаланыла. Бу культураны чәчү буенча эшләр экваторга якынлаша – 119 мең гектардан артык чәчелгән.

Бүгенгә 38 мең гектарда уҗым арышы чәчелгән, планның 40% диярлек.

Уҗым культуралары чәчү буенча Дәүләкән районы алда килә .

Фото:Башкортстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас