Конкурс сынаулары “Русия беркетләре” программасы шартларына туры китерелде. Командалар тарихи викторина сорауларына җавап бирделәр, эстафета барышында тизлеккә ярыштылар, оригами җыйдылар. Шулай ук музыка сорауларына җавап брделәр, гаиләләре турында шигырьләр укыдылар.
Бөтен командалар да яхшы әзерләнгәннәрен күрсәттеләр, әмма Приюттан (5 нче мәктәп) Вячеслав, Лилия һәм Арсен Гарибяннарга тиңнәр булмады.
Гаилә безнең районны ярышларның республика этабында күрсәтәчәк, ул “Патриот” хәрби-патриотик парк территориясендә 26-28 сентябрьдә була.
Регина Фәизова.
Фотолар Беренчеләр хәрәкәтеннән.