Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2024, 11:00

Ал чәчкә сентябрьдә “чәчкә ата”

Башкортстанда XXXIV Халыкара Аксаков бәйрәменә әзерлек башланды

Ал чәчкә сентябрьдә “чәчкә ата”
Ал чәчкә сентябрьдә “чәчкә ата”

Бәләбәй районында ул 28 сентябрьдә, айның соңгы шимбәсендә, узачак.

Муниципаль район хакимиятендә тиешле карар кабул ителгән, оештыру комитеты составы билгеләнгән, бәйрәм чаралары программасы һәм планы төзелгән.

 Күркәм йола буенча ул “Надеждино авылы” Аксаков тарихи-мәдәни үзәгендә башлана, анда язучының билегеле әкият геройлары ел саен сентябрь ахырында “чәчкә атучы” ал чәчкә белән бәйрәм кунакларын каршы алачаклар.

Монда ук гыйбадәт кылу, С. Т. Аксаков һәйкәленә чәчкәләр салу, быел үзенең 30 еллыгын билгеләүче музейда булу оештырылачак.

Бәйрәм Бәләбәй шәһәре мәдәният сараенда “Өмет кыңгыраулары” әдәби-музыкаль кичәсе белән тәмамланачак.

 Бу көннәрдә район хакимиятендә оештыру  комитеты әгъзалары XXXIV Халыкара Аксаков бәйрәменә әзерлек буенча фикер алыштылар.

Мила Любченко. Фото авторның архивыннан.

 

Ал чәчкә сентябрьдә “чәчкә ата”
Ал чәчкә сентябрьдә “чәчкә ата”
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: