Новости
20 Сентября 2024, 08:00

И ышанабыз, беркатлыбыз да инде

Республика эчке эшләр органнарының дежур частьләренә мошенниклык турында 26 хәбәр килгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
И  ышанабыз, беркатлыбыз да  индеИ  ышанабыз, беркатлыбыз да  инде
И ышанабыз, беркатлыбыз да инде

Мутлашуның бер очрагы Бәләбәй районында. Монда 26 яшьлек урында яшәүче полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә. Эчке эшләр министрлыгының БР буенча мәгълүматларына караганда, ханымның  мессенджерларының берсенә янәсе туристик  компания менеджерыннан дип хәбәр килгән. Әңгәмәдәш шәһәр кешесенә өстәмә акча эшләргә тәкъдим иткән. Эш төрле интернет-сайтларны караудан гыйбарәт икән, әмма башлар өчен шәхси кабинет булдырырга Һәм акча кертергә кирәк.

Ялган белгечкә ышанып, ханым 520 меңнән артык суммага кредит роформить итә һәм аферистлар исәбенә күчерә.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас