БелЗАНның генераль директоры Андрей Карпов “БХ”га кыска интервью бирде:
– Бүген завод актив үсешә. Бездә инвестиция программалары тормышка ашырыла, иң яңа корылма сатып алына һәм үзләштерелә. Социаль мәсьәләләрне чишүне дәвам итәбез.
Заводта заказлар күләме җитди үсә: безнең төп кулланучыларыбыз АвтоВАЗ һәм КамАЗ продукция чыгаруны арттыралар, ә без бөтен килешү йөкләмәләрен үтәргә тырышабыз.
Бәләбәй шәһәре – пөхтә һәм җыйнак шәһәр, монда яшәргә уңайлы, – дип уртаклашты Андрей Викторович.
Завод эшчеләрен һөнәри бәйрәм белән Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев җылы котлады һәм бер төркем хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырды.
Кайбер завод эшчәннәре БР Сәнгәгать, энерегетика һәм инвестицияләр министрлыгы, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай һәм башка ведомстволарның наградалары белән бүләкләнде.
Мәдәният сараеның иҗади коллективлапры машина эшләүчеләргә матур концерт номерлары бүләк иттеләр.
“Автонормаль” заводы гимнында: “Беркетмә кирәк икән, яхшыракны таба алмыйсың...” – дигән сүзләр бар.
Шулай булды! Бу шулай! Шулай булачак!
Бәйрәм белән, хөрмәтле автонормальлеләр!
Любовь Иванова.
Елены Петрова фотолары.