Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2024, 11:00

Башкортстан укытучысына җиңү телибез!

Зимфира Йосыпова " Классная тема!” проекты ярымфиналчысы булды.

Башкортстан укытучысына җиңү телибез!
Башкортстан укытучысына җиңү телибез!

Инвалид балаларга дистанцион белем бирү республика үзәге укытучысы Зимфира Йосыпова "Классная тема!” проекты ярымфиналчысы булды. Проектның җиде җиңүчесе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аталачак — алар үз дәресләрен “Россия” каналындагы телешоуда тәкъдим итәчәк.

"Зимфира Фәнәү кызы Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре форумының амбассадоры, „Зур илнең укытучысы“ Бөтенрусия конкурсында җиңүче, „Беренче укытучы“ Бөтенрусия конкурсында эксперт һәм күп кенә педагогик проектларда катнашучы. Зимфира Йосыпова өчен 2024 елның 29 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 18:00 гә кадәр тавыш бирергә мөмкин", — дип яза мәгариф һәм фән министры Илдар Мәүлетбирдин социаль челтәрләрләрдәге үз битендә.

“Классная тема!” Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча РФ Мәгариф министрлыгы һәм “Россия" телеканалы тарафыннан VK мәгълүмати ярдәме белән төзелә. Проектның стратегик партнеры — «Диалог Регионы» җәмгыяте.

БР Мәгариф министрлыгы фотосы.

Автор:
Читайте нас: