Хөкүмәт премьер-минристры вазыйфасын башкаручы Андрей Назаров әйтүенчә, республика җитәкчесе кушуы буенча дүртенче ел мәдәният өлкәсе белгечләренә бер тапкыр бирелә торган акча түләнә. 2021-2022 елларда түләүнең күләме бер белгечкә 500 мең сум тәшкил итсә, былтырдан аның суммасы 1 миллион сумга кадәр арттырылды. Акчаны “Авыл мәдәният хезмәткәре” республика программасы чикләрендә 120 белгеч алды. Быел тагын 30 кешегә ярдәм күрсәтү ниятләнә, дип хәбәр итә Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте.
Мәдәният министры вазыйфасын башкаручы Әминә Шафикова мәдәният, художестволы белем бирү өлкәсе белгечләренә акча түләүгә килешүләр төзү өчен муниципалитетларны сайлап алу тәртибенә җентекле тукталды. Проектка ярашлы, акчалар түләүгә 2021 елдан авылларга яки 50 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләргә эшкә кайткан 35 яшькә кадәрге белгечләр дәгъва итә ала, түләүнең күләме – 1 миллион сум. Максатлы түләү белгечләрнең торак шартларын яхшыртуны, шулай ук шәхси автотранспорт сатып алуны күз уңында тота.
Фото:Башкортстан хөкүмәтенең матбугат хезмәте.