"Без инде хәзер балалар өчен сөенеп яшибез. Улым Хәйдәр өйләнде. Аңа 24 яшь. Ул Мәскәүдә укып, дирижер һөнәрен алды. Хәзер магистратурага укырга керде. Үзенә ансамбль оештырып, татар, башкорт җырларын сәхнәдә яңгырата. Узган елда концерты булды, бик матур. Никахлы булу – үзе бер сөенеч,", - дигән ул "Шәһри Казан" хәбәрчесенә.
"Киленебез - милләте буенча урыс. Ул да намазга басты. Гаиләбез белән намаз укыйбыз, шөкер. Хәйдәргә ияреп намаз укыгач инде, без ризалык бирдек. Ул да музыка өлкәсендә кайный. Уфага кайткач, без аны бераз сынап карадык. Эштән курыкмый, кулыннан барысы да килә. Бер-берсен яраткач, балаларга каршы төшмәдек. Иң мөһиме – бәхетле булсыннар", - дип тә өстәгән җырчы.
“Кызыл таң” сайтыннан.