Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь , 15:00

Кристина Орбакайте ике фатирын һәм әнисе Алла Пугачеваның дачасын сата

Россия белән саубуллашкан Кристина Орбакайте РФдәге ярты миллиард сумнан артык бәядәге активларыннан арына башлаган. Алар арасында Пугачева дачасы һәм Мәскәү үзәгендәге 2 затлы фатир да бар. Бу хакта «SHOT» телеграм каналы хәбәр итә.

Кристина Орбакайте ике фатирын һәм әнисе Алла Пугачеваның дачасын сата
Кристина Орбакайте ике фатирын һәм әнисе Алла Пугачеваның дачасын сата

Алла Пугачеваның Солнечногорск районының Бережки авылындагы дачасы инде 2 елдан артык сатыла алмый тора. «SHOT» мәгълүматлары буенча, Пугачева 80 сутый җирдәге 760 квадрат мәйданлы 3 катлы йортын 2014 елда ук кызы Кристинага бүләк иткән. Пугачевлар утарында 6 йокы бүлмәсе, бильярд, өй кинотеатры, хаммам һәм бассейн бар. Сүз уңаеннан, Бережкидагы утарның бәясе төшкән: 2023 елның маенда потенциаль сатып алучыга артистның йорты өчен 225 миллион доллар түләргә кирәк булган. Хәзер бәяне 162 миллион долларга кадәр төшергәннәр, әмма бу да ярдәм итми.

Орбакайте бу йорттан тыш Мәскәү үзәгендәге «Четыре ветра» элиталы торак комплексындагы 2 фатирдан да котылырга тырыша. Бина үзе 2008 елда төзелгән. Территориядә фитнес-үзәк, матурлык салоны, автомойка һәм шиномонтаж урнашкан. 8нче каттагы панорамалы тәрәзәле мәйданнары 259,9 һәм 225,5 квадрат булган фатирларның һәркайсы өчен Кристина нибары 200 млн сум сорый.

"SHOT" телеграм каналы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: