Новости
27 Сентября 2024, 06:00

Республикада яшәүчеләр бер тәүлектә аферистларга 13 миллион сумнан артык акча күчергән

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур бүлеге  26 мутлашу очрагы турында мәгълүмат алган.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республикада яшәүчеләр бер тәүлектә аферистларга 13 миллион сумнан артык акча күчергәнРеспубликада яшәүчеләр бер тәүлектә аферистларга 13 миллион сумнан артык акча күчергән
Республикада яшәүчеләр бер тәүлектә аферистларга 13 миллион сумнан артык акча күчергән

 Яңавыл районында 49 яшьлек ир полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул мутлашучыны эзлүне сораган. Якташыбыз интернетта тиз генә акча эшләү турында игълан тапкан. Бераздан аңа үзен хезмәткәрләр җыю менеджеры дип таныштырган кеше шылтыраткан.

Аферист кафега җәлеп иткән өчен акча түләргә вәгъдә биргән. Моның өчен билгеле менеджерда сылтанмалар буенча күчеп, “лайк” кына куярга кирәк булган. Соңыннан ачыклануынча, мутлашучылар шул рәвешле үзләре акча эшләгән, алар күчерү юлы белән 925 мең сум урлаган.

“Башинфыорм” хәбәр иткәнчә, Башкортстанда пенсионерларны финанс белеменә өйрәтәләр.

Фото:Ксения Калинина

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас