Аның мәгариф системасына килүе гади генә булган – балачактан укытучы булып мәктәпле уйнарга яраткан. Әнисеннән качып кына, курчакларга яңа тема аңлатканда күлмәк шкафы ишегенә акбур белән язган чаклары – Флүзә Миңнефлүр кызы өчен кадерле хатирәләр.
Әгәр нык кына нәрсә турындадыр хыяллансаң, мотлак тормышка аша. Аның белән дә шулай була. Бәләбәй педагогия училищесын тәмамлагач, яшь укытучы Яңа Михайловка авылында коррекцион мәктәптә эшли башлый.
– Берничә елдан кияүгә чыктым, һәм ирем белән Төмән өлкәсенә күченергә булдык. Радужный шәһәрендә 15 ел яшәдек, бу елларны мин балалар бакчасында эшкә багышладым, – дип сөйли Флүзә Габдуллина.
Башта ул йөзү буенча инструктор була, соңрак компьютер грамоталылыгы буенча түгәрәк алып бара, аннары – тәрбияче, кадрлар бүлеген җитәкли.
–Соңгарак миңа компетентлы мөдир булырга ярдәм иткән тәҗрибәне мин нәкъ шунда алганмын, дип уйлыйм, – дип исәпли әңгәмәдәшем.
Чиләбе дәүләт педагогика институтында “укытучы-логопед” белгечлеге буенча югары белем алып, Флүзә Миңнефлүр кызы гаиләсе белән Бәләбәйгә кайта.
– Бу безнең уртак карарыбыз, – ди ханым. – Гел генә безне туган як үзенә тартты.
Флүзә Габдуллинаның Бәләбәй мәгариф системасына кушылуына 20 ел узган. Беренче сигез елда ул 29 нчы “Дюймовочка” балалар бакчасында укытучы-логопед булып эшләгән, калган 12 елы – мәктәпкәчә учреждение мөдире.
Флүзә Миңнефлүр кызының балалар бакчасына җитәкчелек итүе – бөтен булмышы. “Светлячок” юкка гына шәһәрдә иң яхшы мәктәпкәчә учреждение түгел бит.
– Бу коллективны билгеле бер тонуста тотарга бурычлы итә. Бер урында тормаска, даими үсешергә, төрле иҗади, һөнәри конкурсларда катнашырга.
Безнең балалар бакчасының тагын бер өстенлеге – тотрыклы педагоглар составы, 25 ел шушы системада эшләгән тәҗрибәле тәрбиячеләр дә, шулай ук талантлы һәм сәләтле яшь кадрлар да бар бездә. Уңышның нигезе – яхшы команда.
– Белем бирү учреждениесе белән уңышлы идарә итү өчен нәрсә кирәк?
– Барыннан да элек анализлау. Мәсәлән, педагогның һөнәри осталык дәрәҗәсен бәяләү өчен миңа занятиеләргә керергә кирәк. Мин моны мотлак эшлим. Читтә генә утырам, балаларны чакырам, алар миңа нәрсәгә өйрәнгәннәрен сөйлиләр. Иртәннән төркемнәрне йөреп чыгам. Һәр педагог һәм балалар белән сөйләшми торып, барсы да яхшы, имин булуына, балаларның шөгыльләнүенә ышанып булмый. Аның каравы соңыннан тыныч.
– Сез балаларны исемләп беләсезме?
– Барлык 130 баланы да! Аннары алар мәктәпкә китәләр. Аерылып торган балалар озакка истә кала. Танымаслык булып үскәч тә, аларны күзләреннән таныйм.
- ”Светлячок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр изгелек һәм илгә ярату прививкасы алалар.
– Балалар һәм ата-аналар белән бергә сыеныр урыны булмаган хайваннар өчен приютка ярдәм итәбез. Моны даими, атнасына бер тапкыр эшләргә тырышабыз. МХО зонасында яугирләрне яклауга игътибар бүләбез: посылкалар җыябыз, токмач кисәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, балалар хатлар язалар, кул эшләре эшлиләр һ.б. Бу яхшы эштә ата-аналдарның бе альонының 3 нче мотоукчылар ротасы командованиесеннән һәми личный составыннан рәхмәт хаты алды. Без яугирләргә эш белән ярдәмләшергә әзер!
– Балалар бакчасы турында гомум күзаллау – буткалар, уеннар... Ә чынында сезнең һөнәргә карата таләпләр гаять катгый. Ә сез җәмгыять ягыннан ихтирам тоясызмы?
– Тәрбияченең абруе, миңа калса, соңны елларда бик үсте. Бу гадел дә, гомернең беренче 5-6 елында шәхес формалашуга нигез салына бит, һәм монда күп очракта тәрбияче зур роль уйный. Педагог үрнәк булыр өчен югары әхлакый сыйфатларга ия , нык характерлы булырга тиеш. Балаларны ярату – фәкать ихлас, алар алдында хәйләләп булмый – алар йөрәкләре белән тоя. Мин һәрчак тәрбияче эше — диагноз ул, дип әйтәм. Без башкача була алмыйбыз.
Регина Фәизова әңгәмәләште.