Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь , 15:00

“Корыч ничек чыныкты”ны укып чыныктылар

 29 сентябрьдә күренекле совет язучысы Николай Алексеевич Островскийның тууына 120 ел тулды

“Корыч ничек чыныкты”ны укып чыныктылар
“Корыч ничек чыныкты”ны укып чыныктылар

Аның шәхси батырлыгы һәм әсәрләре миллионнарча кызлар һәм малайлар өчен тормыш юлы сайлаганда ориентир булдылар.

Ә “Корыч ничек чыныкты” романы герое Павел Корчагин  – идея һәм әхлакый образ өлгесе. Роман Бөек Ватан сугышы елларында, СССРда тыныч төзелеш көннәрендә  бөтен халыкны туплаучы ролен уйнады.

Китап әдәби текст чикләреннән чыгып, батырлык дәреслегенә әйләңде. Авыр хәлдә калган йөзләрчә кешеләр үзләре өчен анда коткару дәвасы таптылар, ул аларга “яшәү түзәлмәслек булганда да” терелергә ярдәм итте.

Бәләбәй шәһәренең Үзәк китапханәсе.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: