Барлык яңалыклар
Новости
30 сентябрь , 11:00

Машина төзүче – бу горур яңгырый!

“БелЗАН” акционерлар җәмгыятендә  Машина төзүчеләр көне уңаеннан уздырылган һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы үтте.

Машина төзүче – бу горур яңгырый!
Машина төзүче – бу горур яңгырый!

Чарада шулай ук предприятиенең “Иң яхшы укытучысы” һәм “Иң яхшы остаз”ы билгеләнде. Быел алар Айгөл Ширяева – баш технолог бүлегенең әйдәүче инженер-технологы һәм Вероника  Дюжева – болт цехының махсус станокларда сыр кисүесе.

“БелЗАН” җәмгыятенең төп производсто буенча директоры Алик  Муллабаев эшче һөнәрләрнең абруен үсте, өлкән һәм яшь буын завод эшчеләренең тәҗрибә уртаклашу җәһәтеннән бу чараның мөһимлеген билгеләде. Ул конкурста катнашучыларны ирешелгән нәтиҗәләре белән котлады һәм машина төзүче исемен лаеклы йөртүләрен теләде.

Быел һөнәри осталык конкурсы мондый компетенцияләр буенча узды: “термист “, “гальваник”, “автоматчик”, “махсус станокларда сыр кисүче”, “электор корылмасын хезмәтләндерү һәм ремонтлау электромонтеры”.

Конкурсның теоретик һәм практик өлеше нәтиҗәләре буенча автоматчиклар арасында пружина цехыннан Алексей  Шмачков иң күп балл җыючы булды, икенче урында –  болт цехы вәкиле Роман Порбудей. Махсус станокларда сыр кисүчеләр арасында Анастасия  Зайцева (болт цехы) җиңү яулады.

Термистлар арасында һөнәре буенча иң яхшысы булып Рөстәм Мансуров танылды, шушы ук термик цехтан Алексей Дементьев икенче урын яулады.

Гальваниклар арасында беренче урында гальваника цехыннан Игорь Фирсов,  икенче урында – шушы ук цехтан Рәзиф Шәрәфуллин.

Электр корылмаларын хезмәтләндерү һәм  ремонтлау электромонтерлары арасында һөнәре буенча иң яхшысы термик цех вәкиле Евгений Смирнов,  икенче урында – Александр Михайлович Максимов ( баш энергетик бүлеге).

 Конкурста катнашчылар 7000 сум күләмендә акчалата паремия, шулай ук ел буе тариф ставкасының 15% күләмендә өстәмә алачаклар. Икенче урын яулаганнарга 5000 сум күләмендә премия биреләчәк.

Мәгълүмат “БелЗАН” җәмгыятеннән.

 

Машина төзүче – бу горур яңгырый!
Машина төзүче – бу горур яңгырый!
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: