Әйе, минем белән күпләр килешер, аның җырларын яратмыйча мөмкин түгел, алар бит шулкадәр халыкчан, якын, үз!
Моның шулай икәненә 27 сентябрьдә Туймазының “Төмәнәк” татар милли үзәгендә узган искиткеч җыр кичәсендә – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Тәнзилә һәм Рәис Ханнановлар белән очрашу кичәсендә янә инандык.
Туймазы шәһәре һәм авылларыннан, Шараннан, Бәләбәйдән һәм, әлбәттә, Ярмәкәйдән “Җырларымда дуслык моңнары” бәйрәменә килгән олысы-кечесе өч сәгать буе Рәис Ханнановның җырларын җырлап, күңелләренә әллә күпме якты-хис-тойгылар, яшәү көче алды, бергәлекнең рәхәтен тойды.
Искиткеч матур, моңлы тавышлы һәвәскәр җырчыларны тыңлап утыру гына һич мөмкин булмады, бөтен зал кушылып җырлады – җыр башкаручылар белән тамашачылар арасы эреп юкка чыкты. Кайсы гына төбәктә яшәмәсен, нинди генә яшьтә булмасын, җыр сөюче милләттәшләребез Рәис Ханнановның “Уфтанма”, “Озак торды, атым чапмады”, “Ярмәкәй чишмәләре”, “Тыңлачы, сандугач” кебек хитка әйләнеп беткән күп җырларын яттан белә, җырлый. Менә бит ул чын, күңел кабул иткән җырның кодрәте.
Мин инде бу чарада чыгыш ясаган барлык җырчыларны да, ансамбльләрне дә исемләүне, нинди җыр башкаруларын язуны максат итеп куймадым, алар күп булды. Әйтәсе килгәнем шул – кайсысы гына җырчы чыгып җырласа да, үзенчәлекле тавышы, моңы белән сокландырды, алкышларга күмелде, җырның гүзәллеген җиткерә алды. һәркайсысы турында аерым мәкалә язарлык аларның.
Ә менә Кандра авылыннан музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова һәм җырлау сәнгатенә ул өйрәткән балалар турында аерым әйтми булмый. Җырлап та күрсәттеләр инде 3 нче класста гына укучы Айдан Хәйдәров белән көчле алкышларга күмелгән Марат Әхмәтҗанов Рәис абыйларының җырларын. Аларны тыңлап, киләчәгебез өметле, нинди матур тавышлы балалар үсеп килә, апалары Алия ханыма рәхмәт, дигән якты уйлар күңелгә килде. Алия Закированың үзенең җырлавы соң – ул тавыш, ул башкару осталыгы – зур сәхнәләрне дә бизәрлек, сокландырырлык бит. Афәрин, диясе генә кала.
Җыр бәйрәмен оештырып алып баручы Лилия Миңнеханованың Рәис һәм Тәнзилә ханым белән җанлы әңгәмә дә алып баруы, аларның тамашачыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирүе очрашуны тагын да тулыландырды, матурлады. Алар бит икесе дә бөтен гомерләрен мәдәният өлкәсендә хезмәткә багышладылар, мактаулы исемнәргә, күпсанлы почет грамоталарына, иң мөһиме, халыкның ихтирамына лаек булдылар.
Җыр ничек туа? Сездә җыр язу сәләте кайдан? Бер-берегезне ничек табыштыгыз? Һәм тагын күп кенә сорауларга тамашачы бу матур парның җавапларын ишетте. Рәиснең әнисе шигырьләр язган булса, әтисе искиткеч матур җырлаган, гомумән, аларның нәсел-нәсәбе җырлы-моңлы булган. Шулай булгач, Рәис ничек композитор булмасын да, бар грмерен соң җыр дигән, шигырь дигән могҗизага багышламасын! Иң мөһиме, ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән шушы булмышына хыянәт итмәде. Гомере буе кыйбласына тугры булып, халык теләгән җырлар иҗат итте һәм иҗат итә. Гади, ихлас һәм затлы халыкчан җырлар авторы ул .
Кичә ахырында Рәис Ханннановның үзенең җырлавы, Ярмәкәй җырчылары һәм гармунчыларының чыгышы-җырлары бинага гына, күңелләргә генә сыймады, көчле ташкындай тышка ук ургылды.
Кунакчыл Туймазы җиренә, әлеге үзәккә һәрчак чараларга чакырып торучы, матур күңелле, тәмле телле, искиткеч зур башкару сәләтенә ия Лилия Өлфәт кызына , әлбәттә, кичә сәбәпчеләре Рәис белән Тәнзилә Ханнановларга рәхмәтле булып таралыштык без, истәлеккә фотоларга да төштек.
– Үзебезнең төбәк районнары (Туймазы, Ярмәкәй, Шаран, Бәләбәй, Бишбүләк һ.б.) миләттәшләре, әйдәгез, менә шулай бергә булыйк, җыелышыйк, бергә дус яшик, – диде игелекле эшләр башында торучы, үзе дә композитор һәм җырчы Фәнир Галимов.
Талантлы син, моңлы син, әдип син, халкым. Рәхмәт чиксез сиңа!
Зәйфә Салихова.
.