-6 °С
Болытлы
Русия Президенты Владимир Путин армиягә көзге чакыру кампаниясе турында указга кул куйды. Рәсми хокуки мәгълүмат порталында басылган документка ярашлы, илдә 133 мең кеше чакырыла.
Көзге чакырылыш 2024 елның 1 октябреннән 31 декабренәчә узачак. Закон буенча, армиягә запаста булмаган һәм сәламәтлек торышы буенча хезмәткә яраклы, 18дән 30 яшькәчә ир-егетләр чакырыла. Хезмәт срогы, элеккечә, 12 ай тәшкил итә.
Фото:Башкортстанның хәрби комиссариаты